Шәҗәрә ул – үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә…

Шәҗәрә
Салават Фәтхетдинов башкаруында җыр
Шәҗәрә.mp3
MP3 аудио файл 6.1 MB

 

 

 
Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындагы күп халыкларга мәгълүм. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар. Татарның югары катлау вәкилләре 19нчы гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Мөселман – ислам дөньясы үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Мин дә үземнең нәсел шәҗәрәм белән кызыксындым. Әби-бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен беләсем килде. Гаилә фотоальбомында сакланып калган сурәтләрне карадым, авыл музеенда булган гаилә әгъзаларыбыз турында язылган газета мәкаләләрен укып чыктым, олырак яшьтәге кешеләр белән сөйләштем. Бу эзләнүләрдән мин нәселем турында бик күп нәрсәләр белдем. Нәселемнең нинди зур, горурланырлык бай тарихы бар икән бит. Әгәр Гариф бабам исән булып, үзе чәчкән сыйфатлы орлыкларның шушындый шытымнарын, җимешләрен күрсә, зур канәгатьлек кичерер идем.
 
 
 
 
            Үткәннәрен барлый безнең халык,
 

 

Тамырларда җирле сут таша.

      Ә үткәндә – тик батырлар гына,

          Гел данлыклы чорлар – үткәндә!..

 

Безнең шәҗәрә белән тулырак танышасы килгәннәрне түбәндәге сылтама буенча үтәргә чакырып калам:

 

http://www.myheritage.com/site-39756941/%D1%85%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B0?lang=RU

 

 

Бәхетле вакыт

Бәхет сүзе башка телләрдә

Татарча - бәхет

Русча - счастье

Инглизча - happiness

Алманча - Glück

Белорусча - шчасце

Болгарча - щастие

Голландча - geluk

Испанча - felicidad

Итальнча - la felicità

Румынча - fericirea

Төрекчә - mutluluk

Украинча - щастя

Французча - le bonheur

Шведча - lycka

Бәхет календаре

Иң матур җырлар

Иң зур бәхет
Резеда Төхфәтуллина.mp3
MP3 аудио файл 6.6 MB
Хатын-кыз бәхете
Дилә Нигъмәтуллина.mp3
MP3 аудио файл 6.7 MB
Бәхеттә-шатлыкта
Ялла.mp3
MP3 аудио файл 3.9 MB

Без бәйгедә

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Саннар ни сөйли?

Минем дусларым