Безнең исемнәр ни сөйли?

Бала туу белән, һәрбер гаиләдә күңелле мәшәкатьләр башлана. Шуларның берсе - балага исем сайлау, исем кушу. Бу уңайдан безнең гаилә әлеге мәсьәләне бик тә гади юл белән хәл итте. Барыгызга да мәгълум: туйда кәләш ягыннан да, кияү ягыннан да иң якын дуслары шаһит булып утыра. Без шуны исәптә тоткан хәлдә, үзебезнең балаларыбызга да шуларның исемнәрен бирергә булдык. Бүгенге көндә дә балаларыбызга мөрәҗәгать иткәндә, якын дусларыбызны истән чыгармыйбыз. Бәлки безнең әлеге алым башкаларга да ярдәм итеп куяр. Сез ничек уйлыйсыздыр, ә менә минемчә, бу бик тә отышлы гамәл.

Шаһ исеме, зат исеме, һәр адәм исем ала,

Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;

Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,

Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл сала.

Әниемнең исеме

 

Халидә (гарәп теленнән алынган исем) - мәңге яшәр, мәңгелек, үлемсез дигәнне аңлата. Русча варианты - Халида

Иремнең исеме

 

Фәнил (гарәп теленнән алынган исем) - белемле, гыйлемле дигән мәгънәгә ия. Русчасы - Фаниль.

Үземнең исемем

 

Раушания (фарсы теленнән алынган исем) - нур сибүче, нур иясе, нур чәчеп торучы, якты дигәнне аңлата. Төрдәшләре: Рушания, Раушанә, Раушан.

Улымның исеме

 

Рөстәм (фарсы фольклорында очрый) - бик зур, алып гәүдәле. Борынгы иран фольклорында легендар, каһарман, пәһлеван дигән мәгънәгә ия.

Кызымның исеме

 

Ләйсән (гарәп теленнән алынган исем) - гарәпчә нисан (юмарт) сүзеннән. Борынгы Сирия календаре буенча явым-төшемгә юмарт апрель ае атамасы. Бездә язгы беренче шифалы яңгыр исеме. Төрдәшләре : Ләйсәния, Ләйсәнә.

Китап тәкъдим итәм

"Исемең кем? Исемеңнең мәгънәсе нинди? Нәрсә аңлата? Исемең җисемеңә туры киләме?” кебек сорауларны соңгы вакытта еш ишетергә туры килде. Үз исемемнең мәгънәсен белгәнлектән сорауларга җавап бирү кыенлык тудырмады, шулай да кулыма тагын бер кат татар исемнәре сүзлекләрен алдым, өстәмә материал да эзләдем. Шуларның кайбер кызык мәгълүматларын сезгә дә тәкъдим итәм.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу – бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу – коточкыч», - диелә.

Һәрбер халыкта кеше исемнәренең шактый кызыклы һәм бай тарихы, үзенчәлекле традицияләре барлыкка килү, бирелү-кушылу йола-мотивлары бар.

Татар теле – бөтендөнья күләмендә кеше исемнәренә иң бай, кеше исемнәре хәзинәсе иң мул булган телләрнең берсе. Татар исемнәре сүзлеге авторы Г.Ф. Саттаров кеше исеме турында болай ди: "Кеше исеме – шәхес турында вакыт чикләрен белми торган тарих хәбәрчесе, аның мәңгелек үлемсез ядкаре, хатирәсе”.

Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!

Бәхетле вакыт

Бәхет сүзе башка телләрдә

Татарча - бәхет

Русча - счастье

Инглизча - happiness

Алманча - Glück

Белорусча - шчасце

Болгарча - щастие

Голландча - geluk

Испанча - felicidad

Итальнча - la felicità

Румынча - fericirea

Төрекчә - mutluluk

Украинча - щастя

Французча - le bonheur

Шведча - lycka

Бәхет календаре

Иң матур җырлар

Иң зур бәхет
Резеда Төхфәтуллина.mp3
MP3 аудио файл 6.6 MB
Хатын-кыз бәхете
Дилә Нигъмәтуллина.mp3
MP3 аудио файл 6.7 MB
Бәхеттә-шатлыкта
Ялла.mp3
MP3 аудио файл 3.9 MB

Без бәйгедә

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Саннар ни сөйли?

Минем дусларым